Татарстан ветераннарын пенсия белән тәэмин итү буенча кайнар линия ачыла

5 нче майда, Бөек Җиңүнең 72-нче еллыгы алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге ветераннар өчен пенсия белән тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча кайнар линия хезмәтен ача. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча 8−800−100−26−27 телефоны аша бушлай кайнар линия хезмәте эшләячәк. Пенсия фонды белгечләре акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Билгеләп үтәбез, башка көннәрдә (ял һәм бәйрәм көннәреннән кала) Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең кайнар линия телефоннары 8(843) 279−27−27 номеры буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, җомга көнне — 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка бүленү вакыты — 12.00−12.45.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр