Татарстанда барлык чәчү эшенең 9 проценты төгәлләнгән

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2 майга булган оператив мәгълүматларына караганда, Татарстанда бүгенге көнгә язгы сабан культураларын чәчү эше 158,6 мең гектарда (9 процентта) башкарылган. Шул исәптән, бөртекле сабан культуралары 120,9 мең гектарда чәчелгән. Бу — пландагы эшнең 12 проценты.
Уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 877 мең гектарда башкарылган, бу планның 82 процентын тәшкил итә. Аерым алганда, күпьеллык үләннәр 371,3 мең гектарда, ягъни 74 процентка; уҗымнар 505, 7 мең гектарда (88 процентта) тукландырылган.
Барлык тырмалау эшләре 1471,4 мең гектарда башкарылган, ягъни 44 процентка үтәлгән. Уҗымнар 219,5 мең гектарда (38 процент), туңга сөрелгән һәм парга калдырылган җирләр 847,6 мең гектар (37 процент) мәйданда тырмаланган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр