Татарстанда Экология елы кысаларында 100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк

Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында 100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республикада балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында бәйге игълан итте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Катнашу өчен 2017 елның 15 маена кадәр ecokonkurs@tatar.ru электрон адресына ирекле формада гариза җибәрергә кирәк. Анда мәктәп яки бакчада уздырыла торган экологик белем бирә торган чараны сурәтләргә һәм ни өчен нәкъ сезнең оешма җиңүгә лаек икәнлеген дәлилләргә кирәк.
Иң актив 100 мәктәп һәм балалар бакчасы янәшәдәге участокларын булдыру өчен утырту материалларына ия булачак.
«Агачлар — Җирнең үпкәсе, һаваның кислород чыганагы, димәк, кешеләрнең сәламәтлек чыганагы икәнен һәркем белә. Агачларның әлеге үзлекләрен белү һәм куллану гына җитми, табигать биргәнне саклый белергә дә кирәк. Экологик тәрбия бала көн саен очрашып торган янәшәдәге объектлар белән танышудан башлана. Табигатьне сурәтләр аша өйрәнү дөрес түгел. Без балаларда тикшерү сәләтен булдырырга тиеш. Әлеге бәйге табигатьне танып белү, кызыксынучанлык, күзәтү теләген генә түгел, ә эзләнү-тикшерү эшчәнлеге осталыгын да үстерәчәк», — диде Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
«100 яшел почмак» бәйгесенең максаты булып балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, үсемлекләр турында белемнәрне арттыру, хезмәт күнекмәләрен булдыру,
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр