Татарстанда ел башыннан сулыкларда 4 кеше үлгән

Татарстанда ел башыннан сулыкларда тугыз һәлакәт теркәлгән, 4 кеше үлгән. Узган ел шушы вакытта бу сан 11гә җиткән булган, үлүчеләр арасында бала да булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе баш инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.
Сулыкларда булган тугыз һәлакәтнең дүртесендә кешеләр көймәдә булган, икесе һәлак булган, дүртесен эзләү дәвам итә.
«17 апрельдә Чулман елгасында Тукай районының Бәтке авылы турысында үзләре ясаган көймәгә утырган аек булмаган хәлдәге 5 кешенең 3се коткарылган, 2сен эзләү эшләре дәвам итә», — дип җиткерде Юрий Венедиктов.
27 апрельдә Чулманда кабартылган көймә һәм аның янында
Алабуга районында Луговая бистәсе янындагы күлдә коткаручылар
Ике балыкчыны эзләү 9 апрельдә Яшел Үзән районында Идел елгасында башланган. Әлегә нәтиҗәләр юк.
«Бүгенге көндә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлекчәләрендә исәптә 37 206 кече судно тора. Иң мөһиме — алар кирәк әйберләр белән комплектланган булырга тиеш, бу кешене коткарганда бик мөһим. Балыкчылар үзләре дә бигрәк тә яздан җәйгә чыкканда коткару жилетлары кисеннәр иде, су температурасы бу вакытта 4−5 градус җылылыктан артмый, кеше суда ярты сәгать эчендә туңа. Үлгән кешеләрнең берсендә дә жилет күргәнебез юк» , — дип билгеләп үтте Юрий Венедиктов.
Шулай ук Татарстанның Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе баш инспекторы кече судноларны кеше күп ял итә торган урыннарда куллануда (беренче чиратта гидроциклларга) һәм тиеш булмаган чараларда, мәсәлән, коммерция максатларында кеше ташу, аерым контроль тоту булачак, дип җиткерде.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр