Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017
Татарстанда шәһәрара автобус һәм зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелде

Татарстанда 20 апрельнең 17.00 сәгатеннән башлап шәһәрара автобус һәм зур йөк транспортларына карата хәрәкәт чикләнде, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе иадәрәсе матбугат хезмәте.
«Начар метеорологик һәм юл шартлары барлыкка килү белән бәйле, юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатыннан, 2017 елның 20 апреленнән 17 сәгатьтән башлап шәһәрара пассажир автобуслары һәм 18 сәгатьтән зур йөк транспорт чараларына карата федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләү яңадан йөрергә күрсәтмә булганчыга кадәр дәвам итә», — диелә Татарстан буенча Дәүләт автоинспекция хәбәрендә.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр