Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Зәйдә чәчү барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Зәй басу-кырларын әйләнеп чыгып, “Баграж” күле янындагы болында, инвестор Илшат Фәрдиев, Зәй һәм Сарман район башлыклары, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы турында сөйләште, фикерләште, үтенеч-гозерләрне тыңлады, дип яза http://zainsk-rt.ru/ сайты.
Министрның Зәйгә килүе очраклы түгел, район агымдагы елда да чәчүгә беренчеләрдән булып кереште, язгы кыр эшләре компаниясе барышы буенча да республикада алдынгы урында бара.
Район басу-кырларын барлыгы 14500 гектар мәйданда көзге культуралар били (узган ел исә ул 12500 гектар иде), аларга гектарына 2 центнер тирәсе аммиак селитрасы кертелде. Аларны тукландыру эше дә республикада беренчеләрдән булып башланган иде, бу эш белән ике очкыч, биш “Туман” агрегаты мәшгуль булды. Бүгенге көндә көзге культуралар яфрактан тукландырыла: 12 үзйөрешле сиптергеч культураларны сыекча белән тукландыра. Көздән сөрелгән пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә. Чәчү эше дә киң колач белән алып барыла.
Чәчүлек мәйданнарының быел 46, 6 мең гектарын бөртеклеләр биләсә (узган ел ул 28 мең гектар мәйдан биләгән иде), 10, 5 мең гектарын исә татлы тамыр – шикәр чөгендере биләячәк. Узган ел чөгендер - 25 апрельдә чәчелә башласа, быел аны чәчүгә 28 апрельдә керешелде.
-Зәйгә керүгә, басу-кырларда җанлылык, күңелле хезмәт гөрелтесе, кая карама техника, кул тимәгән басу юк. Ә бит республикада кайбер районнар язгы чәчүгә керешеп кенә килә әле. Сез язгы чәчү эшләрен 48 процентта башкарырга өлгергәнсез дә инде. Зәйне бөтен яктан өлге итеп куярлык, эш эзлекле, оешкан төстә алып барыла, яңа эш алымнары кулланыла. Зәйнең республиканың күп районнарын игенчелек буенча өйрәтерлеге бар. Узган елгы уңышны быел да кабатлап, көзен “Уңыш” бәйрәмендә сезгә җылы котлау сүзләре ирештерергә язсын, - дигән теләк белдерде министр.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр