Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2019

Татарстанның Югары Ослан районында «акыллы» счетчиклар кертәләчәк

Татарстанда «Сетевая компания» шәхси секторда һәм бакча ширкәтләрендә интеллектуаль исәпкә алу җиһазларын урнаштыруны дәвам итә. Шул программа 29 муниципаль районны күздә тотып халыкка әһәмиятле өстенлекләр бирә. Кайбер Татарстан яшәүчеләр аны бәяләп тә чыктылар.

Счетчикка һәркемнең үз ачкычы бар. Димәк, барысы да һәр кешенең шәхси контролендә булачак. Кулланучыларга аның белән ничек эш итү кагыйдәләрен җентекләп аңлаталар. Аның өчен бернәрсә дә эшләргә кирәк түгел һәм иң мөһиме ул бушлай.

-Беренчедән үземә счетчикның исәп-хисапларын санарга кирәк түгел, аның барысын да «Сетевая компания» эшлиячәк, счетчикны акча бетереп беркая да алып барырга туры килмәс, — сөйли Александр Семагин, шул районның яшәүчесе.

«Акыллы» счетчикларны шәхси секторда һәм бакча ширкәтләрендә куячаклар. Республиканың биш муниципаль районында 9686 яңа счетчиклар барлыкка киләчәк. Бу мөмкинлек кешенең вакытын һәм акчасын саклыячак.

-Әгәр дә безнең счетчик эшләми башласа, аның өчен без акча җыеп аны үзебез төзәтә идек, — аңлата «Горбунов исемендәге 6нчы номерлы Бакча» рәисе, Андрей Блаченов.

Кулланучы шул система белән мобиль кушымта аша да идарә итә алачак.

— Әлеге исәпләү приборлары ярдәмендә кушымта төзелде, кулланучы үзенең исәпләү приборлары карый, электр энергиясенын һәм аның сыйфатын карый алачак, һәм аңа кирәк тарифының ни дәрәҗәдә кирәк булуын сайлый ала, — йомгаклый, Буа электр челтәрләре ААҖ «Сетевая компания» филиалы директоры Айрат Зиганшин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин