Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Туризм буенча Россиянең кече шәһәрләре исемлегендә Болгар беренче урында

Июнь ялларында сәяхәт итәр өчен үзенә тартып торган Россиянең иң популяр кече шәһәрләре исемлегендә Болгар беренче урынны алган. "ТурСтат" агентлыгы уздырган тикшерүгә халкы 10 меңнән аз булган, шулай ук туристик офисларда һәм онлайн рәвештә яшәү урыннына бронь ясау буенча мәгълүматлар кергән.

Июнь яллары өчен популяр булган шәһәрләр исемлегендә, Болгардан кала, Плес (Иванов өлкәсе), Кириллов (Вологда өлкәсе), Мышкин (Ярославль өлкәсе), Теберда (Карачай-Чиркәс), Задонс (Липецк өлкәсе), Правдинск (Калининград өлкәсе), Верхнеуральс (Чиләбе өлкәсе) һәм Сольвычегодск (архангельск өлкәсе) шәһәрләре бар.

Болгар туристларга тарихи һәм мәдәни мирасы белән кызыклы, дип белдерелә. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Болгар дәүләт тарихи-архитетура музей-тыюлыгында (Бөек Болгар) 2016 елда 472 мең турист булган.

Исәкртеп үтәбез, 12-13 август көннәрендә, шәһәрдә чираттагы, "Бөек Болгар" урта гасырлар сугышы фестивале үтәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин