Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017
Туроператорлар курорт салымына каршы чыкты

Ил туроператорлары махсус "туристик" салым кертүне хупламады. Алар алдан кертелгән курорт салымы, Россиянең эчке туризмына тискәре йогынты ясар дип уйлый.
"Курорт салымын кертү туристлар агымына тискәре йогынты ясаячак. Клиентларның бәя үсүгә сизгерлеге югары булганда, хакларны артырырга ярамый. Чөнки туристка аннан нәрсә өчен акча түләттергәнен аңлату авыр булачак ", — дип хәбәр ителә РФ туроператорлар сайтында.
Известия язганча, туроператорлар бүгенге финанс-икътисади вәзгыятендә курорт салымын кертү иртәрәк дип белдерә.
Элегрәк билгеле булганча, РФ хөкүмәте илнең дүрт төбәгендә курорт инфрастуктурасыннан файдаланган өчен түләү кертү турындагы закон проектын раслады.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр