“Ватандашлар” циклы “Көнчыгыш һәм Көнбатыш примадоннасы” белән таныштыра

Чәршәмбе, 19 нчы апрель, «Ватандашлар» циклының дөнья опера сәхнәләрен яулаган Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова турындагы «Көнчыгыш һәм Көнбатыш примадоннасы» фильмын 14:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.
Циклның тарихы дәвамлы санала. Баштарак «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшергән «Ватандашлар» циклы фильмнарының алтын коллекциясе тәкъдим ителде.
Татар һәм рус телләрендә аерым яздырылган 50 документаль фильм исемнәре Татарстан һәм Россиянең мәдәни, милли казанышларында зур урын алып торган мәшһүр фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында сөйли. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясен тәшкил иткән әлеге уникаль фильмнар теге яки бу дәрәҗәдә республикабыз белән бәйле булган шәхесләрнең тулы портретлар галереясен тудыралар.
«Панорама» сәнгать берләшмәсе иҗат иткән һәр фильм үз герое тормышына күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясаган һәм аның язмышын Татарстан Республикасы белән бәйләгән моңарчы билгесез фактлар һәм сирәк документлар белән таныштыра.
Проектның максаты — шәхесне тулырак ачу өчен аны үз чоры эчендә һәм кешеләр даирәсендә биреп, геройның «тере» реаль образын тудыру.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр