"Wikipedia"гә нигез салучы Джимми Уэйлс Төркия кунаклары исемлегеннән сызылган

Wikipedia интернет-энциклопедиясенә нигез салучы Джимми Уэйлс, элегрәк чакырулы булса да, Төркиядә узачак World Cities Expo күргәзмәсендә катнашмаячак. Бу хакта Истанбул шәһәре муниципалитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Анадолу» сайты.
Истанбул шәһәре муниципалитеты Джимми Уэйлсны күргәзмәдә катнашучылар исемлегеннән сызган.
Муниципалит матбугат хезмәте белдерүендә Уэйлска бу хакта инде хәбәр җибәрелде, диелә.
Апрельдә Төркия Республикасында кулланучыларга Wikipedia интернет-энциклопедиясенә керү мөмкинлеге бетерелгән иде.
World Cities Expo İstanbul-2017 күргәзмәсе шәһәрләр үсеше темасына багышлана. Ул 15−18 майда «Халич» Конгресс-үзәгендә 100 дән артык җирле һәм халыкара компания катнашында узачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр