"Яңа Гасыр" телеканалы алып баручыларга кастинг игълан итә!

"Яңа Гасыр" телеканалы иртәнге «Манзара» тапшыруын алып баручыларга кастинг игълан итә!
«Без үзебезнең тамашачылар арасында кастинг үткәрергә булдык. „Манзара“ тапшыруында алып баручылар үзгәрү иртәнге тапшырулар программасы яңаруга бәйле,» — дип аңлатты телеканалның иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе Леонард Дәүләтшин.
Кастингны оештыручылар катнашучыларга берничә мәҗбүри таләп куйган. 30-35 яшьләрдәге кандидатлар югары белемле булырга һәм чиста әдәби татар телендә сөйләшә белергә тиеш. Шулай ук катнашучының моңарчы зур аудиторияләр белән эшләве хуплана һәм тышкы кыяфәте дә мөһим роль уйный.
Катнашу турында резюме хатын pr_tnv@mail.ru адресына электрон төстә «Кастинг» тамгасы белән җибәрү сорала. Резюмеда һичшиксез катнашучының тулы буе кергән фотосурәте булуы шарт һәм аның йөзе якыннан яктыртылган булырга тиеш.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр