Яшел Үзән районында каберлекләргә яңадан зыян салучы кеше ачыкланган

30 апрельдә Бәчек авылында, кабер ташларына зыян салган 20 яшьлек яшь ир-атның кабат әлеге вәхшилекне эшләве билгеле булган. «Татар-информ"га бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әлеге вакытта яшь кеше тоткарланган һәм ул психик авырулар хастаханәсендә. Аның әти-әнисе мәҗбүри дәвалау турында гариза язган.
Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» агентлыгы 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер ташларын һәм чардуганнарны вату-җимерү турында хәбәр иткән иде. Һәм бу дүртенче тапкыр булып, вәхшилекнең иң зурысы булуын җиткергән иде. Ул чакта 93 кабер ташы яраксыз хәлгә китерелгән.
Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин «Татар-информ"га бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Бәчек авылында кабер ташларын 1997, 2014, 2015 елларда аударган булганнар. тта кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән иде.
Кичә, «Татар-информ» Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 каберлекнең ташлары зарарлануын хәбәр иткән иде.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр