Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Зур юбилеен билгеләп узучы артист - “Ком сәгате” кунагы

Якшәмбе, 7 нче май, «Ком сәгате» тапшыруы кунагы булып Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Наил Дунаев килә.

Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Наил Дунаевның кичә генә олуг юбилей кичәсе булып узды. Наил Дунаев күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Наил Дунаев белән «Ком сәгате» тапшыруын 7 нче май 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз. Танылган педагог һәм алдынгы театр артисты белән «Ком сәгате» тапшыруын якшәмбе көнне карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин