Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов Борынгы Болгарда булдылар

Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт
Сергей Кириенконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрделәр.
Болгар ислам академиясендә Сергей Кириенкога белем бирү процессы, чит ил мөселман вузлары белән хезмәттәшлек, гарәп илләреннән мөгаллимнәрне җәлеп итү турында сөйләделәр.
Сергей Кириенко уку кабинетларын карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты, укыту процессында кулланыла торган мультимедиа системасы белән танышты. Шулай
Шуннан Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты 922 елда Идел Болгарында ислам кабул итүгә багышланган Истәлекле знакны һәм иң зур бастырылган Корьәнне карадылар. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук Болгар цивилизациясе музеенда һәм Җәмигъ мәчетендә булды.
(«Татар-информ»)
Ахыргы хәбәрләр
- “Җырлыйк әле”: Ватанны саклаучылар көненә багышланган җырлар
- Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов Борынгы Болгарда булдылар
- Миңнеханов Дворкович, Морозов, Овечкин һәм Фетисов белән хоккей уйнады
- "Татарстан хәбәрләре"10.4.2014 чыгарылышы
- "Татарстан хәбәрләре" 08.4.2014 чыгарылышы
- "Татарстан хәбәрләре" 07.4.2014 чыгарылышы
- "Татарстан хәбәрләре" 04.4.2014 чыгарылышы
- "Татарстан хәбәрләре" 01.4.2014 чыгарылышы
- "Татарстан хәбәрләре" 31.3.2014 чыгарылышы
- "Татарстан. Атналык күзәтү" 29.03.2014 чыгарылышы