Айгөл Бәдретдинова
Вазыйфагыз: «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы
Туган көнегез: 4 октябрь, 1988ел, Казан.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: Әни булырга кечкенәдән үк хыялланам. Миңа калса, әни булу
Белемегез: Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: практика үтеп йөрдем.
Иң яратканыгыз: кояш батуын карарга яратам.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: кешеләр арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы.
Сезнеңчә, професссиональлек нәрсә ул: критиканы дөрес итеп кабул итә белү.
Хыялыгыз: барлык файдалы китапларны укып чыгу.
Тормыш максаты: хәзерге вакытта, эшемне дөрес һәм яхшы дәрәҗәдә башкару.
Тормышта иң зур уңышыгыз: «ТНВ» каналына килеп эләгүем.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Аллага шөкер, әлегә андый хәлнең булганы юк.
Мавыгуларыгыз: бию, татар театры һәм кино карау.
Тормыш мәгънәсе: кирәкле булу.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Тормышның барлык очракларына да киңәшләрегез: Әни-әтиегезне яратыгыз.
«Татарстан-Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… Бәхет, сәламәтлек, шатлык. Безнең каналны карагыз!