Гыймаев Радик
Вазыйфагыз: «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының хәбәрчесе
Туган көнегез: 1977 елның 8нче феврале, Тукай районы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: табиб, соңрак мөгаллим, тагы да соңрак ТВ дикторы (бәхеткә, соңгы икесе тормышка ашты).
Белемегез: югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы (чит телне елдан артык мәктәптә укытырга туры килде).
Телевидениегә ничек эләктегез: 2001 елда «Чаллы» телерадиокомпаниясендә уздырылган конкурста «Күңел» радиосы ди-джее итеп алдылар, ике айдан яңа телевидение проекты — «Хәерле иртә, Чаллы!» тапшыруын алып баруга билгеләделәр. Соңгы елларда «Яңалыклар» программасы мөхәррире һәм алып баручысы идем. 2007 елның сентябреннән «Татарстан — Яңа Гасыр"га күчәргә тәкъдим иттеләр. Гаиләм белән киңәшләшкәннән соң, риза булдым.
Иң яратканыгыз: билгеләгән эшләрнең план нигезендә зур каршылыкларсыз тормышка ашуы.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: вәгъдәсен үтәмәгән кешеләр, салкын һава торышын яратмыйм.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: сиңа билгеләгән эшне тел-теш тидермәслек итеп башкару, гәрчә һәркемгә дә берьюлы ошау мөмкин түгел.
Хыялыгыз: оныкларым минем белән горурлансыннар иде.
Тормыш максаты: гаиләмнең мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндерү, балалар киләчәген ныклы итү.
Тормышта иң зур уңышыгыз: Ходай тарафыннан күңелем яткан эшне башкара алу мөмкинлеге бирелде. Мондый бәхет күпләргә тәтеми бит.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: андый вакытлар була инде ул, бәхеткә, күңелдә сакланып калмыйлар. Организм үзен-үзе саклый, ахыры.
Мавыгуларыгыз: артык мавыгулар юк, башны ял иттерүче комедияләр карарга яратам, тиз укылучы «кесә китаплары"н.
Тормыш мәгънәсе: 2007 елның февралендә улым Камил туу белән дөнья аның тирәсендә әйләнә башлады. Сабый белән бергә тормыш мәгънәсе дә үзгәрә икән…
Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәшем, гомерем чәчәге — Лилия.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: ни генә булмасын, тормышыгызда үзгәрешләр күзәтелмәсен, барысы да яхшы булачак.
«Татарстан — Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… гомер юлыгызда уңышсызлыклар азрак очрасын. Планнарыгыз изге икән, алар тормышка ашсыннар. Моның өстенә сәламәтлек тә зарланырлык булмасын, шул чакта сезнең һәммәсе ал да гөл булыр.
|