Кыямов Илдар
Вазыйфагыз: «Манзара» тапшыруының алып баручысы.
Туган көнегез: 1971 елның 11нче феврале, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: язучы, артист.
Белемегез: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультеты.
Телевидениегә ничек эләктегез: иртәнге тапшырулар редакциясе чакыруы буенча.
Иң яратканыгыз: китапханәдә китаплар арасында эзләнү, музейларга йөрү, шәхси архивларны өйрәнү, туган як тарихы буенча китаплар уку.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: хаксыз шелтә, аңларга теләмәү, тирә-яктагыларның тиешенчә бәяләмәүләре.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: кешеләр синең эшеңнән канәгать булганда, эшеңнең барлык нечкәлекләрен белгәндә һәм үз-үзеңә ышанганда. Камиллекнең чиге юк!
Хыялыгыз: глобаль проблемаларның хәл ителүе, Җир-Ананың чәчәк атуы, халыкларның бер-берсен аңлавы, сугышларның булмавы.
Тормыш максаты: үзеңнән соң яхшы исем, сәламәт буын һәм кешеләргә файдасы тиярдәй изге гамәлләр калдыру.
Тормышта иң зур уңышыгыз: ике югары уку йорты тәмамладым, вакытында өйләндем.
Мавыгуларыгыз: туган авылым тарихы, мәшһүр замандашларымның биографияләре, шигъри проза (миниатюралар), театр, музыка, җырлау.
Тормыш мәгънәсе: җаныңны пакь килеш саклау, дөнья бүләкләренә шатланып, Раббыбызга рәхмәтле булу.
Гаилә хәле: өйләнгән, улларым — Идел һәм Ихтыяр.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: һәрчак уңай фикерләр белән яшәгез, беркемне дә хөкем итмәгез. Кичерә белегез. Тормышны, кешеләрне ничек бар, шулай яратыгыз. Үзегезне яратыгыз. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында икәнлеген истә тотыйк.
«Татарстан — Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… кызыклы тапшырулар, күңелле фильмнар, рәхәт очрашулар һәм яраткан каналыбызның озын гомерле булуын телим.
|