Зиннуров Зульфат
Вазыйфагыз: «Башваткыч» тапшыруының алып баручысы.
Туган көнегез: 1982 ел, 19 ноябрь, Теләче районы Югары Кибә-Хуҗа авылы
Балачакта кем булырга теләгән идегез: машина йөртүче
Белемегез: югары, КДУ
Телевидениегә ничек килдегез: 2000 елда Илфат Фәйзрахманов «Хәбәрләр"гә практика үтәргә чакырды.
Иң яратканыгыз: тормышны яратам.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: кире кешеләр
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: җаваплылык
Хыялыгыз: кирәкле булу
Тормыш максаты: күңел тынычлыгы табу
Тормышта иң зур уңышыгыз: Төркиягә һәм Финляндиягә сәяхәт.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: хәтерләмим.
Мавыгуларыгыз: тау чаңгысы, волейбол
Гаилә хәле: өйләнгән
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: үзегез булып калыгыз.
«Татарстан — Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… бәхетле булыгыз!
|